Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыл хезмәтчәне 85нче язны каршы ала

Район башлыгы Ямбай авылында яшәүче авылдашы, авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Рәсилә Гыйниятуллинаны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Авылда Рәсилә Хәйретдин кызына Вәсимә апа дип мөрәҗәгать итәргә күнеккәннәр. Бу күптән шулай булган, һәм, юбилярның кызы Венера әйтүенчә, моның өчен, мөгаен, үз сәбәпләре булгандыр.
Расилә Хәйретдин кызын барысы да кунакчыл хуҗабикә буларак белә. Аның янына бүген дә көннең теләсә кайсы вакытында кунакка килергә мөмкин. Габдулла Мортаза улы белән аларның ишекләре һәркем өчен һәрвакыт ачык була.
Башкача була да алмагандыр, мөгаен. Лаеклы ялга киткәнче егерме ел дәвамында ул пешекче булып эшли. Ямбай авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары бүген дә Расилә Хәйретдин кызының яз көне чәчү урынына, җәй көне азык әзерләү урынына, көз көне икмәк җыю бара торган басуга ат белән килеп, шунда ук учак кабызып, ризык әзерләргә керешүен хәтерлиләр, анда олы казанда механизаторлар һәм комбайнчылар өчен беренче, икенче ашлар һәм үләннәр кушып пешерелгән хуш исле чәй әзерләгән.
– Әниемнең кайнар шулпаны тирән алюминий савытларга салуын хәтерлим, ә комбайнчылар, үлән өстенә утырып, әнием пешергән ашларны тәмләп ашап куялар иде, – дип сөйли Венера. – Ә аннары барысы да аркаларын турайту өчен үләнгә сузылып яталар иде.
Район башлыгын да ветеран үзе әзерләгән кайнар пилмәннәр белән каршы алды. Хәтта итне дә иттарткыч аша үзе чыгарган. Кызы әйтүенчә, ул элеккечә гадәти иттарткыч машинасын куллануны өстен күрә. Бүген әнисе белән яши торган кызы Сирень сөйләвенчә, әнисе көн дә ни дә булса пешерми калмый.
Рәсилә Хәйретдин кызының ире Габдулла Мортаза улы моннан егерме ел элек вакытсыз дөньядан киткән. Ул да гомер буе авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куйган. Соңгы елларда агроном булып эшләгән. Тантана сәбәпчесе исә кыш көне Аксубайда, кызы Венераның бөтен уңайлыклары булган йортында кунак булырга ярата, ә язын авылга кайта. Уллары да әниләренә кадер-хөрмәт белән карыйлар. Алар әниләренең яшүсмер чагында совхозда ничек эшләргә туры килгәнен беләләр. Районның беренче җитәкчесе белән очрашу вакытында да ветеран кыш көне ничек кырдан фермага салам ташуларын искә төшереп сөйләде.
Радик Нурлатта җитәкче вазифада эшли, Марс ЭЭМ ветераны, гаиләсе белән Казанда яши. Алар әниләренең елмаюлы йөзен күрер өчен, мөмкин кадәр ешрак кайтырга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев