Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Автомобиль транспорты көне белән!

Автомобильче көнен бөтен халык бәйрәме дип атап була. Бүгенге көндә район халкының өчтән бер өлешенең шәхси автомобиле бар. Аксубай районы юлларында елдан-ел автотранспорт исәбе арта бара. Икътисад тармагы үсешен һәм кешелек тормышындагы барлык өлкәләр эшен тәэмин итүче йөк һәм махсус транспортка да таләп арта. Автомобильче һөнәре-ул һәркөнлек авыр хезмәт, гражданнар...

Автомобильче көнен бөтен халык бәйрәме дип атап була. Бүгенге көндә район халкының өчтән бер өлешенең шәхси автомобиле бар.


Аксубай районы юлларында елдан-ел автотранспорт исәбе арта бара. Икътисад тармагы үсешен һәм кешелек тормышындагы барлык өлкәләр эшен тәэмин итүче йөк һәм махсус транспортка да таләп арта.
Автомобильче һөнәре-ул һәркөнлек авыр хезмәт, гражданнар тормышын сезнең бердәм һәм намуслы эшегездән башка күз алдына да китереп булмый. Барлык шоферларга, инженерларга, хезмәткәрләргә, слесарь-ремонтчыларга, диспетчерларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Һәр көнне республика һәм Аксубай юлларына чыгып киткән барлык һәвәскәр һәм һөнәри автомобильчеләргә дә имин юллар, ныклы исәнлек, уңышлар һәм техникаларының ышанычлы булуын телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев