Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ата-аналар һәм балалар белән бергә

Кичә районда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Ә бер көн алдан «Нежность» ЦСОН «Хыял» балалар йорты белән берлектә әлеге дата уңаеннан бәйрәм чарасы әзерләделәр. Аңа гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы 25 гаиләдән ата-аналар чакырылды. Бүлек белгечләре Наталья Енизеркина һәм Наталья Константинова бәйрәм тарихы турында гына түгел,...

Кичә районда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде.


Ә бер көн алдан «Нежность» ЦСОН «Хыял» балалар йорты белән берлектә әлеге дата уңаеннан бәйрәм чарасы әзерләделәр. Аңа гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы 25 гаиләдән ата-аналар чакырылды.
Бүлек белгечләре Наталья Енизеркина һәм Наталья Константинова бәйрәм тарихы турында гына түгел, ә гаиләнең роле һәм билгеләнеше турында да сөйләделәр, чакырылган тамашачылар өчен уеннар, конкурслар оештырдылар.
Чарадан соң киемнәр ярминкәсен үз эченә алган «Сандыкчык» акциясе үтте, анда аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә киемнәр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев