Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армиягә китә егетләр

1 октябрьдән запаста булмаган һәм федераль закон нигезендә хәрби хезмәткә алынырга яраклы Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру башланды. ТР хәрби комиссары Сергей Погодкин 18 октябрьдә Министрлар Кабинетында үткән брифингта өч айлык призыв вакытында Татарстаннан барлыгы биш меңгә якын егет армиягә алына дип белдерде. Нигездә алар үзәк һәм Көнбатыш хәрби...

1 октябрьдән запаста булмаган һәм федераль закон нигезендә хәрби хезмәткә алынырга яраклы Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру башланды.
ТР хәрби комиссары Сергей Погодкин 18 октябрьдә Министрлар Кабинетында үткән брифингта өч айлык призыв вакытында Татарстаннан барлыгы биш меңгә якын егет армиягә алына дип белдерде. Нигездә алар үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларында хәрби хезмәт үтәчәк. Яшь балалары булган һәм әти-әниләре өлкән яшьтә булган призывниклар мөмкинлектән чыгып, Татарстан белән күрше булган республика һәм өлкәләрдә хезмәт, итәчәк. Татарстан менә берничә ел инде хәрби частьлар белән шефлык алып баруны гамәлгә ашыра. ТР хәрби комиссары билгеләп үткәнчә, алга таба вузлар һәм ссузлар белән нәкъ менә чыгарылыш укучыларының үзләре алган белгечлекләре буенча хәрби хезмәт үтүенә килешүләр төзү планлаштырыла.
Татарстанда призыв нормасы үткән ел белән чагыштырганда өч тапкырга кыскарды. Бу беренче чиратта егетләрнең күбесенең вакытлы хезмәтне контракт буенча үтүне өстен күрүләренә бәйле.
Ә Аксубай муниципаль районында ТР хәрби комиссариатының Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Анатолий Киселев сүзләренә караганда, көзге призыв чорында 99 кеше хәрби хезмәткә алыначак. Беренче призыв 26 октябрьдә булачак.
-Һөнәр сайларга өлгермәгән унсигез-унтугыз яшьлек егетләр армиягә теләп баралар. Хәрби хезмәткә чакырылган егетләрнең гомуми саныннан чыгып әйткәндә, аларның 10-15 проценты югары уку йортларын тәмамлаган, 40 проценты урта-махсус белемгә, ә калганнары урта гомуми белемгә ия,-дип билгеләп үтте район комиссары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев