Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армиягә таныклык белән

Район ДОСААФ берләшмәсендә егерме алты егет "хәрби шофер" белгечлеге буенча бушлай таныклык алачаклар. 1 октябрьдән монда ВУС-837 программасы буенча "С" категорияле хәрби шофер" белгечлеге буенча уку өчен ТР Аксубай муниципаль район хәрби комиссариаты тарафыннан чираттагы взвод парта артына утырды. Ватанны саклаучылар таныклыкны бушлай алалар һәм хезмәт итү урынына шофер буларак...

Район ДОСААФ берләшмәсендә егерме алты егет "хәрби шофер" белгечлеге буенча бушлай таныклык алачаклар.


1 октябрьдән монда ВУС-837 программасы буенча "С" категорияле хәрби шофер" белгечлеге буенча уку өчен ТР Аксубай муниципаль район хәрби комиссариаты тарафыннан чираттагы взвод парта артына утырды. Ватанны саклаучылар таныклыкны бушлай алалар һәм хезмәт итү урынына шофер буларак барачаклар. Моңардан тыш, булачак солдатлар, армия тормышына күнегү өчен, хәрби фәннәр нечкәлекләренә дә төшенәчәкләр.
Укуларның башлануы егетләр өчен икеләтә бәйрәм булды, чөнки аларга узган атнада дәресләрдә булган район җитәкчеләре үзләренең хәер-фатихасын бирделәр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, Аксубай муниципаль районы хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Рәшит Фәсхетдинов, мобилизация эше буенча хакимият башлыгы ярдәмчесе Рәшит Гәрәев, хәрби хезмәт ветераны генераль-майор Анатолий Молоствов, Әфган сугышы һәм Чечен вакыйгалары катнашучысы, эчке хезмәт подполковнигы Гомәр Хәйруллин, ТР ДОСААФның Аксубай МО РОГО идарәсе рәисе Петр Волков егетләргә Ватанны сакларга һәрвакытта да өстенлекле һәм абруйлы булды һәм булачак та, дип аңлатты. Шуңа күрә дәүләт төрле программалар белән егетләргә ярдәм итәргә тырыша, ВУС 3837 программасы да шундыйлар рәтенә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев