Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ана – бөек исем

Безнең якташыбыз-Урмандеево авыл китапханәсе китапханәчесе Татьяна Максимова "Ел хатын-кызы. Хатын-кыз күзлегеннән ел ир-аты" республика бәйгесендә "Хатын-кыз-ана"номинациясендә җиңүче булды. Бүләкләү церемониясе үткәч, Казан шәһәренең "Корстон" дәүләт теле -радио компаниясе сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татьяна Максимовага гөлләмә белән Диплом тапшырды һәм иңенә тун салды. -Әлеге номинациядә иң яхшылардан...

Безнең якташыбыз-Урмандеево авыл китапханәсе китапханәчесе Татьяна Максимова "Ел хатын-кызы. Хатын-кыз күзлегеннән ел ир-аты" республика бәйгесендә "Хатын-кыз-ана"номинациясендә җиңүче булды.


Бүләкләү церемониясе үткәч, Казан шәһәренең "Корстон" дәүләт теле -радио компаниясе сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татьяна Максимовага гөлләмә белән Диплом тапшырды һәм иңенә тун салды.
-Әлеге номинациядә иң яхшылардан булып танылуыма үзем дә гаҗәпләнәм, чөнки анда моңа лаеклы хатын-кызлар бик күп иде,-дип гаҗәпләнүен яшерми Татьяна.- Фәрит Мөхәммәтшин иңнәремә тун япканда "Аркаңа җылы булсын" диде. Аның бу сүзләре күңелемне бик йомшартты.
Татьяна ире Михаил белән алты бала тәрбияли. Аларның дүртесе үзләренеке, икесен уллыкка алганнар. Иң олы уллары Антонга егерме яшь, аңардан соң ундүрт яшьлек Лев, ун яшьлек Яков, җиде яшьлек Ангелина, алты яшьлек Саша һәм ике яшьлек Аксинья үсеп килә.
-Мин "уллыкка" алган балалар дигән сүзне кабул итә алмыйм. Алар минем үземнекеләр кебек якын,-дип хисләрен уртаклаша Татьяна.
Максимовлар гаиләсе тәрбиягә бала алырга кирәк дигән фикергә килгәч, махсус инвалид балаларны сайлыйлар. Табиблар куйган диагноз алар өчен киртә булмый, ата-ана җылысы бар авыруга шифа бирәчәк дип уйлыйлар алар, һәм шулай була да. Хәзер Ангелина аягына йөри һәм сөйләшергә өйрәнгән, ә Саша рус телендә генә түгел, хәзерге әти-әниләренең туган телендә - чуашча да сөйләшә.
-Татьяна, безнең газета сезнең гаилә турында һәрвакыт хәбәрдар. Үткән ел Татарстанның бер депутаты сезнең инвалид балаларны тәрбиягә алуыгызга сокланып, сезне Казан шәһәренең бер гипермаркетына чакырып, уенчыклар алуга сертификат тапшыргач та, без ихластан сөенгән идек. "Ел хатын-кызы" бәйгесенең район этабында катнашканда да сезнең өчен җан атып тордык...
Республика бәйгесендә минем гаиләм янәшмдә булды. Барлыгы ундүрт кеше-дүрт балам, ирем, кайнанам белән кайнатам, минем үз апаларым миңа ярдәм күрсәттеләр. Без чуаш телендә җыр башкардык, Казанга без бер көн алдан чыгып киттек. Безне "Болгар" кунакханәсенә урнаштырдылар. Миңа "Хатын-кыз-ана" номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләү церемониясендә икенче алып баручы буларак катнашырга туры килгәнгә күрә, мин алдагы көнне репетициядә катнаштым. Концерт номерен да бәйге үтәсе көн алдыннан тавыш яздыру студиясендә яздырдык. Аннан төн уртасында гына кайтырга туры килсә дә, без талчыгуны сизмәдек тә, чөнки бәйгедә алган хисләр ташкыны көчлерәк иде.
- Сез хатын-кыз, ана. Шуңа өстәп сайлаган һөнәрегездә дә уңышлар яулыйсыз. Эш белән бергә ана вазыйфасын ничек бергә алып барасыз?
-Тормышта минем иң беренче ярдәмчем-ирем Михаил, балаларым (өлкәннәре кечерәкләрен караша), әнием. Мин бит әле читтән торып Мәдәният институтында да укыйм, шуңа ярдәмчеләрсез булмый әлегә.
Ике ел элек Татьяна һәм Михаил белән без очраклы рәвештә балалар поликлиникасында очрашкан идек. Аның яңа туган Аксиньясына наз тулы карашы белән карап, шатлыктан балкып утыруларын күрү, тирә-юньдәгеләргә дә уңай тәэсир итте. Татьяна-позитив кеше, ул үз янәшәсендәге һәр кешегә яхшы кәеф бүләк итә. Максимовлар өе дә балалар тавышыннан гөрләп тора.
-Ана йөрәге балалар саны белән үлчәнми, ул чиксез,-дип елмая Татьяна.
Хатын-кызның ана булудан да зуррак бәхете юктыр, мөгаен. Ана бәхете нәрсәдә дигән сорауга да "Минем иң якын кешеләремнең сау-сәламәт булуында" дип җавап бирде Татьяна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев