Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алдынгыларны хөрмәтләделәр

Үткән шимбә көнне район Мәдәният йортында «Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне»н билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә ТР СХиП министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «ВАМИН-Татарстан» ААҖ гендиректоры урынбасары Наил Минһаҗев, «Агроинвест» ААҖ УК генераль директоры Рәис Сөләйманов, «АЛТЭКС» ООО учредителе Алмаз Заһидуллин һәм башкалар килде. Бәйрәм башланганчыга кадәр алар район башлыгы Камил Гилманов белән районның...

Үткән шимбә көнне район Мәдәният йортында «Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне»н билгеләп үттеләр.


Бәйрәмгә ТР СХиП министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «ВАМИН-Татарстан» ААҖ гендиректоры урынбасары Наил Минһаҗев, «Агроинвест» ААҖ УК генераль директоры Рәис Сөләйманов, «АЛТЭКС» ООО учредителе Алмаз Заһидуллин һәм башкалар килде. Бәйрәм башланганчыга кадәр алар район башлыгы Камил Гилманов белән районның терлекчелек комплексларын карап чыктылар. Кунаклар терлекләрне кышлату торышына уңай бәя бирделәр, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм үстерү тенденцияләренең әйбәт булуын билгеләп үттеләр.
Тантанага агрофирма җитәкчеләре белән беррәттән иң яхшы эшчеләр дә чакырылган иде. Мәдәният йорты вестибюлендә кунаклар өчен авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелгән товарлар һәм җитештерүчеләрнең казанышларын күрсәтүче күргәзмә оештырылган. Нәҗип Хаҗипов җыелучылар белән берлектә «ВАМИН-Аксу» ААҖ дуңгызчылык комплексының казылык цехында әзерләнгән продукция янында тукталды, шулай ук «Аксу-Агро» ООО, «Аксубай Продкорпорациясе» ООО да үстерелгән продукцияләр белән дә кызыксынды. «Актай» ААҖ ат үстерүчеләренең казанышлары һәм аларның җитештерү цехында әзерләнгән продукцияләре дә игътибардан читтә калмады. Май заводы да үз продукциясен тәкъдим итте.
Чара Мәдәния йортының зур залында үтте. Аны район башлыгы Камил Гилманов ачты. Тантанага җыелучыларны бәйрәм белән котлап, Камил Камалович районның социаль-икътисади үсешенә һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең ирешелгән уңышлары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, авыл хезмәтчәннәренең авыр корылык елында терлекләрнең баш санын саклап кына калмыйча, аны хәтта арттырулары- иң зур хөрмәткә лаек. Бу чорда терлекчелекне саклап калу өчен аксубайлылар терлек азыгын республика чикләреннән еракта әзерләргә туры килде. Районда «гаилә фермалары» эшли башлады. Моңа бәйле яңа эш урыннары барлыкка килде, кешеләр шәхси хуҗалыкларында табыш ала башладылар. Юллар төзү, социаль объектларга капиталь ремонт ясау эшләре әлегәчә дәвам итә.
Аннан соң район башлыгы авыл хуҗалыгы алдынгыларын Мактау грамотасы белән бүләкләде һәм премияләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында «Актай» ООО эшчесе Фәнүзә Мингалимова, «Аксубай май заводы» шоферы Михаил Тимофеев, һөнәри лицей-88 нең производствога өйрәтү мастеры Владимир Иванов, «Колос» ООО механизаторы Алексей Тимофеев, «Алтэкс» ООО сыер савучысы Гөлнара Сөләйманова бар иде.
Җыелучыларны шулай ук ТР СХИП министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов та бәйрәм белән тәбрик итте һәм районның республикада динамик үсеп килүче районнарның берсе буларак, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге буенча алга китүен билгеләп үтте. Ул ТР СХИП министрлыгы тарафыннан алдынгы эшчеләр. -«Актай» ООО механизаторы Николай Тихейкинга, «ВАМИН-Аксу» ООО механизаторы Николай Симаковка, шул ук агрофирманың «Сөнчәле» бүлеге башкарма директоры Владимир Крюковка, «Аксу-Агро» ООО ның сөтчелек комплексы эшчесе Сәлихҗан Баязитовка, «Аксубай Продкорпорациясе» ООО ның дуңгыз фермасы мөдире Леонид Васильевка Мактау грамоталары тапшырды.
Авыл хезмәтчәннәрен мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр концерт номерлары белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев