Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайның йөзе үзгәрә

Атна башында район үзәгенең яшьләр үзәгендә җирле хакимият органнары узган елга йомгак ясап, киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе Леонид Жуков сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда халык саны арткан һәм 1 гыйнварга 10020 кеше тәшкил иткән. 2012 елда 108 бала дөньяга килгән, 89 кеше якты дөньядан киткән....

Атна башында район үзәгенең яшьләр үзәгендә җирле хакимият органнары узган елга йомгак ясап, киләчәккә бурычлар билгеләделәр.


Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе Леонид Жуков сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда халык саны арткан һәм 1 гыйнварга 10020 кеше тәшкил иткән. 2012 елда 108 бала дөньяга килгән, 89 кеше якты дөньядан киткән. Халыкның демографик үсеше миграция агымы хисабына арта, узган ел бистәгә 225 кеше кайткан, 198 кеше киткән.
Халыкның эш белән мәшгульлегенә килгәндә, Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә 77 кеше исәптә тора, бу 2011 ел белән чагыштырганда 25 кешегә ким. 2012 елда мәшгульлеккә бәйле проблеманы җәмәгать эшләрен оештыру, вакытлыча эш урыннары булдыру һәм үзеңне-үзең эш белән тәэмин итүне үстерү хисабына бераз йомшарту мөмкин булды.
2012 елда түбә, фасадларны, инженер коммуникацияләрен ремонтлау белән бергә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итте. 6 513 9 мең сумга барлыгы 2 күп фатирлы йорт ремонтланган. Агымдагы елда Октябрь урамындагы 35 нче, Золин урамындагы 102 нче йортларны капиталь ремонтлау планлаштыра. Узган ел шулай ук "Радуга" балалар бакчасы, ПЛ-88, хакимият, редакция, балалар сәнгать мәктәбе, мировой судьялар биналары, 3 нче Аксубай урта гомумбелем бирү мәктәбе түбәсе ремонтланды. Ел дәвамында мәйданы 5317,8 квадрат метр тәшкил иткән 51 шәхси торак йорт, шул исәптән Шоссе урамындагы 15 нче күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Күчемсез милекне оформить итү мәсьәләсе кискен булып кала, күпчелек халык җирләрне һәм торак йортларны үз милекләренә теркәргә ашыкмыйлар.
Бистә хакимияте халык тормышын һәм бистәне матурайту, аның чисталыгын тәэмин итү яшелләндерү өчен уңайлы мохит булдыру өстендә эшли. Һәр елны язгы чорда чисталык һәм тәртип булдыру буенча икеайлык үткәрелә. Уртак көч белән балалар паркы төзекләндерелде.
2012 елда яшелләндерү һәм чәчәкләр утыртуга аерым игътибар бирелде. Әлеге эштә район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары: производство предприятиесе, ПЛ-88, ТКХ МПП, урман хуҗалыгы, Татавтодор, Май заводы, "Юность" спорт комплексы һ.б. актив катнашты.
Бистә үзәге булган - Ленин урамы күзгә күренеп үзгәрде. 2012 елда төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылды. Карт агачларны кисеп, урамны киңәйттеләр, ике йөз мең квадрат метрдан артык мәйданга брусчатка җәелде, чәчәк түтәлләре астына туфрак кертелде, агач-куаклар утыртылды. Эш алга таба да дәвам итәчәк, әлеге мәйдан аксубайлылар өчен ял итү зонасына әверелергә тиеш. Район башлыгы ярдәме белән агымдагы елда да балалар һәм Ленин паркы төзекләндереләчәк, әлеге эшләрне башкаруга проект әзер инде.
Санкцияләнмәгән чүплекләр проблема булып кала. Бистә советының урам җыештыручылары чүп-чарны җыеп өлгерә алмыйлар, бөтен җиргә, хәтта зират эченә дә чүп ташлыйлар. Йорт хайваннарының иркенләп утлап йөрүе дә шулай ук борчу уята. Әйтергә кирәк, җитәкчелек, ваемсыз хуҗаларга карата иң кискен чаралар кулланылачак, дип белдерде.
Шәһәр тибында Аксубай бистәсе җитәкчелеге урамнарны яктыртуга зур игътибар бирә. Узган ел Шоссе, Толстой, Беляев, Төзүчеләр, Березовский, Октябрьнең 40 еллыгы, Ким, Ленин, Сөлчә урамнарын яктырту челтәрен үзгәртеп корылган.
Юл челтәрләрен тәртиптә тоту һәм үстерү зур билгеләнешкә ия булган мәсьәлә булып тора. Автомобиль юлларын һәм бистә урамнарын норматив торышта тоту төп бурыч булып санала. 2012 елда республика бюджеты хисабына Ким, Мичурин, Мәктәп (2 нче мәктәпкә кадәр), Тукай, Водстрой урамнарына асфальт түшәлгән. Җирле бюджет хисабына Золин һәм Мазилин урамнары буйлап чокырларны ремонтлау эшләре башкарылган. Әмма бистәдә игътибар таләп иткән урамнар бар әле. Әлеге эшләрне башкаруга өстәмә средство табарга кирәк.
Депутат Марсель Ислямов район дәваханәсендә табибларга кытлык булуын, моның башка бик күп проблемалар китереп чыгаруын, медицина хезмәте күрсәтү, чиратларга бәйле уңайсызлыклар тудыруын билгеләп үтте. Әйтергә кирәк, тиздән озын чиратлар юкка чыгарга мөмкин. Дәваханәдә табибка электрон язылу кертелә, аның аша кабул итү вакытын күрсәтеп табибка язылып булачак.
Мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина җыелучыларга белем бирүгә кагылышлы эшләр торышы турында җиткерде. Хәзерге вакытта балалар бакчаларында урыннар җитми. Бүген бер яшьтән 7 яшькәчә кадәр 220 бала үз чиратын көтә. Шуның беләл бергә ул педагогларның уңышларын да ассызыклап үтте. Укучылары күптапкырлар республикада призлы урыннарны яулаган Татьяна Титовага бүләк тапшырды.
Бистә ветераннары советы рәисе Виталий Александров җитәкчелеккә маршрут автобусы, Аксубайның төньяк өлешендә даруханә пункты ачуга бәйле мөрәҗәгать итте. Депутат Галина Киселева пенсионерларның үзәктә процедура кабинеты ачу, Мазилин урамы буйлап тротуар булдыру турындагы үтенечен җиткерде. Шулай ук, сорарга гына түгел, ә булганны саклый белергә дә кирәк, дип белдерде.
Муниципаль район башлыгы Камил Гилманов утырыш эшенә йомгак ясап, сорауларга җавап бирде һәм нәтиҗәле эшләгәннәре өчен депутатлар корпусына рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев