Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай мәдәният хезмәткәрләре наркотикларга каршы

Район Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре УФСКНның Түбән Кама наркотикларга каршы көрәш буенча бүлекнең вәкаләтле вәкиле Гөлнара Хәбибуллина белән очраштылар. Наркотиклар әйләнешен контрольләү Идарәсе вәкиле җыелучыларны наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге закон белән таныштырды. -Сез барыгыз да яшьләр белән эшлисез, дөрес, шөгыльләнү аудиториясе киң күләмле,-дип әйтте очрашуда Гөлнара Фидаилевна. -Яшьләр белән бертигез дәрәҗәдә...

Район Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре УФСКНның Түбән Кама наркотикларга каршы көрәш буенча бүлекнең вәкаләтле вәкиле Гөлнара Хәбибуллина белән очраштылар. Наркотиклар әйләнешен контрольләү Идарәсе вәкиле җыелучыларны наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге закон белән таныштырды.


-Сез барыгыз да яшьләр белән эшлисез, дөрес, шөгыльләнү аудиториясе киң күләмле,-дип әйтте очрашуда Гөлнара Фидаилевна. -Яшьләр белән бертигез дәрәҗәдә аралашу, сезне тыңласыннар өчен кирәкле мәгълүматлардан хәбәрдар булырга да кирәк. Әлеге мәгълүматны ата-аналарга җиткерергә, яшүсмерләр белән сөйләшергә кирәк. 18 меңгә якын татарстанлы наркологта исәптә тора, шуларның яртысына наркоман дигән диагноз куелган.
-Сезнең райондагы хәл начарланмасын өчен, без көч структуралары, мәгариф, мәдәният министрлыклары, яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек белән бергәләп, тыгыз элемтәдә эшләргә тиешбез,-дип әйтте вәкаләтле вәкил.
Очрашуда прокуратура, мәгариф, китапханә системасы хезмәткәрләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев