Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайлыларны кулларына тырмалар һәм себерке алырга чакыралар

Аксубай районында 1 апрельдән торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана.

Бу хакта аксубайлыларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин искә төшерде.
– Һава торышы көннән-көн җылына бара, торак пунктлар эчендә кар калмады диярлек, – дип ассызыклады ул. – Кыш дәвамында җыелган чүп-чар йөзләрчә метрга тарала – шуңа күрә икеайлыкның рәсми ачылуын, барысы да кипкәнне көтәргә кирәкми, гражданнарга, предприятиеләргә, оешмаларга бүген үк һәм көн саен территорияләрне җыештырырга чыгарга – чүп-чардан арынуга керешергә һәм калган карны таратырга кирәк.
Административ комиссия секретаре Николай Камбулов хәбәр иткәнчә, санитар-экологик икеайлык үткәрү буенча план эшләнгән һәм расланган. Һәр предприятие һәм учреждениегә җыештырылырга тиешле территория беркетелгән. Территорияләрне санитар чистартуны контрольләү буенча авыл җирлекләренә чыгу графигы эшләнгән.
Районда җәмәгать киңлекләрен, паркларны, скверларны җыештыруга аерым игътибар биреләчәк – бу эшкә район үзәге предприятиеләрен һәм оешмаларын, җәмәгатьчелекне җәлеп итү планлаштырыла.
Яз җитү белән Аксубай өчен икенче глобаль проблема – урамнар буенча утлап йөргән терлекләр. Ваемсыз хуҗалар аларны чыгара башлаганнар инде. Җыелган чүп-чар, җирле хакимият органнары рөхсәтеннән башка җыелган төзелеш материалы, йорт янында парковкаланган зур йөк транспорты һәм терлекләрне ирекле йөртү өчен штрафлар каралган. Штраф суммалары – ике меңнән өч мең сумга кадәр, ә ел дәвамында кагыйдә бозу кабатланган очракта 3500дән 5000 сумга кадәр. Административ комиссия ел әйләнәсе район үзәге эчендә генә түгел, район буенча да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев