Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайлыларга геморрагик бизгәк авыруы яныймы?

2022 елда районда бөер синдромы булган геморрагик бизгәк авыруы белән дүрт кеше авырган.

Быел андый очраклар әлегә теркәлмәгән. Әмма яз башланды гына, шуңа күрә әлеге авыруны “эләктерергә” мөмкин булган урамда, шәхси хуҗалыкта эшләр дә башланды гына.
Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк – бөерләр зарарлануы белән аңлатыла торган вируслы табигатьнең бизгәк, геморрагик синдром (ягъни кан саву, кан китү) белән характерлана торган үткен табигый-учаклы йогышлы авыруы ул.
Халык арасында бу куркыныч авыру тычкан бизгәге дип атала.
Инфекциянең чыганагы булып кыргый тычкан сыман кимерүчеләр тора. Вирус тышкы мохиткә кимерүчеләрнең сидекләре, тизәкләре һәм селәгәйләре белән бүленеп чыга. Кеше подвалларны, базларны җыештырган вакытта, ташландык каравыл йортларында, өйләрдә, вагоннарда һәм башка торак булмаган корылмаларда төн кунганда, кимерүчеләр белән пычранган азык-төлек продуктларын (кимерүчеләр эзләре, кимерүчеләр экскрементлары белән) кулланганда зарарланырга мөмкин. Кимерүчеләрне тотканда контактлы йогу мөмкин.
Бары тик санитар кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә бу куркыныч авыруны йоктырудан саклану мөмкин. Роспотребнадзор Идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов тычкан бизгәгенә каршы профилактика чаралары комплексы белән таныштырды.
– Урманга барганда шәхси гигиенаны төгәл үтәргә кирәк. Дача, ярдәмче биналарны, гаражларны, базларны җыештыруганда медицина битлекләре һәм махсус киемнәр кияргә. Җыештырган вакытта ашарга, тәмәке тартырга ярамый. Сенаж, салам ташу һәм җыю, урман әзерләү, яшелчәләрне җыйган вакытта да шулай ук ук шәхси профилактика чараларын кулланырга кирәк. Кимерүчеләрнең торак биналарга һәм хуҗалык корылмаларына үтеп керү мөмкинлеген булдырмаска кирәк. Кимерүчеләр тарафыннан бозылган яки пычранган ризыкларны ашау катгый тыела. Бу мәкерле авыруны йоктыруны кисәтү өчен бакчалар, шәхси корылмалар территориясендә кимерүчеләрне юк итү чараларын күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев