Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайлылар республика шәҗәрә фестивалендә икенче урынны алды

Андреевлар гаиләсе Казанда узган «Гаилә тарихында гасырлар авазы» шәҗәрә фестивалендә икенче призер булды.

Бүген республика башкаласында Камал театры бинасында фестивальнең республика этабы узды. Аксубай районыннан фестивальнең муниципаль һәм зональ этабы җиңүчеләре – Вера Уканеева җитәкчелегендәге Андреевлар гаиләсе чыгыш ясады.
Коллектив үз программасын югары дәрәҗәдә үтәде – Андреевлар нәселенең никадәр киң тамырлы, иҗади сәләтле, буыннар арасындагы бәйләнешнең тыгыз һәм туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең якын булуын күрсәтте. Бәйгене жюри составы Андреевлар гаиләсенә икенче урынны бирде. Бу вакыйга турында тулырак район газетасының киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев