Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда Мәңгелек ут янында мактаулы каравыл хәтер сагында тора

Менә инде берничә ел дәвамында район үзәгендә матур традиция сакланып килә: Хәрби дан мемориалы янында мактаулы каравыл истәлек вахтасында тора.

Хәтер вахтасы март аеннан башлана һәм Җиңү көнендә тәмамлана. Озак вакытлар дәвамында көн саен Аксубай техникумы укучылары – форпост хәрәкәтендә катнашучылар мактаулы сакта торалар. Һәрбер каравыл өчен вахтада тору вакыты – бер сәгать. Часовойлар район башкарма комитеты бинасыннан үз постларына таба тез саф булып атлап баралар һәм каравылны алыштыралар.
Яз көне һава торышы һәрвакыт җылы һәм уңай тормый. Салкыннар, яңгырлар, җилле була. Шуңа да карамастан, часовойлар хәтер вахтасын лаеклы алып баралар. Узып баручы аксубайлылар һәм район кунаклары аларга хөрмәт белән карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев