Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда гражданнар оборонасы хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерәчәкләр

Иртәгә Татарстанда халыкка үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасын тикшерү узачак.

26 апрельдә, 10.40 сәгатьтән 10.43 сәгатькә кадәр Аксубайда да хәбәр итү сиреналары эшләтеп җибәреләчәк.
Халыкны хәбәр итүнең муниципаль системасын булдыру һәм даими әзерлек хәлендә тоту гражданнар оборонасын әзерләү һәм алып бару, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча чаралар комплексының бер өлеше булып тора.
Сирена сигналын ишеткәч, куркырга кирәкми. Мөмкин булса, радиоалгычны яки халыкка нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтүче телевидениене кабызырга кирәк. Бу хакта алдан ук кисәтергә һәм, паника тудырмас өчен, хәлне балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә аңлатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев