Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай ветераннары театр иҗаты белән таныштылар

Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында Бөтендөнья театр көненә багышланган кызыклы чара узды.

Өлкән буын вәкилләре сәхнә иҗатына битараф түгел, алар спектакльләрне, төрле чыгышларны рәхәтләнеп карыйлар. Китапханәче Ирина Тихонова һәм тәрбияче Рәйсә Гайнуллина «Театрның искиткеч дөньясы» әдәби-танып белү сәгате үткәрделәр. Социаль учреждение белгечләре театрның барлыкка килү тарихы һәм аның төрләре, бу мәдәни юнәлешнең үсеш үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Танып белү сәгате интернат-йорт курчак театының Самуил Маршакның «Сказка о глупости» әсәре мотивлары буенча пьесасын күрсәтү белән тәмамлады. Спектакль артистларны да, тамашачыларны да сөендерде.
                                                                                                                                                                                                                        Фото: интернат-йорт архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев