Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай урманчылыгы яңа автомобиль алды

Аксубай урманчылыгының техник паркы тулыланды: республика җитәкчелеге ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмага NIVA Legend урман патруле машинасын бүлеп бирде.

Урман юллары үтә алмаслык булуы урманчыларның эшен кыенлаштыра. Урманчылык территориясендә янгын куркынычын даими контрольдә тоту таләп ителгән шартларда өстәмә махсус техника булу бик күп нәрсәне хәл итә. Машина берничә бурычны үтәүгә ярдәм итәчәк: янгын сүндерү шартларын мониторинглау, урманнарны патрульләү, урманнарны законсыз кисүне һәм урман законнарын бозуны кисәтү өчен файдаланылачак.
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев