Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай туган якны өйрәнү музеена республика тармаклары ветераннары килде

Музейның Халыкара көнен бәйрәм итү кысаларындагы чараларда «Нежность» КЦСОНның тернәкләндерү бүлеге вәкилләре катнашты.

Өлкән буын кешеләре өчен, алар арасында республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр дә бар, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре күзәтү экскурсиясе оештырдылар. Кунаклар күргәзмә залындагы иҗади эшләр белән таныштылар, районыбызның барлыкка килүе белән бәйле тарихи экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, крестьян көнкүрешенә чумдылар – ата-бабаларыбыз кулланган эш коралларын, аш-су савытларын, милли киемнәрне күрделәр.
Ветераннар белән эко-материалдан эшләнмәләр – гипстан тартмалар, декоратив бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Туган якны өйрәнү музеенда булу пенсионерларга шатлыклы мизгелләр китерде, күңелләрендә үткән яшьлек хатирәләрен уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев