Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай тренеры «ТР физик культура һәм спорт үсешендәге казанышлары өчен» мактау билгесенә лаек булды

Аксубай спорт мәктәбенең волейбол буенча тренеры Ольга Васильевага физик культура һәм спорт өлкәсендә югары ведомство бүләге тапшырылды.

Мактау билгесенә ул нәтиҗәле хезмәте белән лаек булды – тренер шәкертләре республика дәрәҗәсендәге ярышларда күп тапкырлар призерлар һәм җиңүчеләр булдылар, күп кенә мәктәп укучылары өчен волейбол яраткан спорт төренә әверелде. Тренер эше елларында Ольга Васильева актив физкультурчыларның, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларының бер генә буынын тәрбияләмәде.
Ольга Дмитриевна “Татарстан Республикасы физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен” мактау билгесен Казанда – Татарстан Республикасы волейбол федерациясенең хисап-сайлау конференциясендә алды. Бүләкне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов тапшырды. Алар тренерга армый-талмый куйган хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр һәм аңа киләчәктә спорт карьерасында уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев