Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай терлекчеләрен Алексеевскта терлекчелек буенча зональ семинарда билгеләп үттеләр

Районның терлекчелек тармагы белгечләре Алексеевск районында 2023 елның 1 кварталында терлекчелек эше йомгаклары буенча зональ семинар-киңәшмәдә катнаштылар.

Алар хезмәттәшләренең терлекләрне дәвалау, карау, яшь терлекләрне тәрбияләү технологияләре, сыерларны ясалма орлыкландыру, УЗИ диагностикасы, малларның тоякларын эшкәртү буенча алдынгы тәҗрибәләре белән таныштылар.
Бүләкләү тантанасында иң яхшы терлекчелек хезмәткәрләре арасында Аксубай районы вәкилләре дә билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына шәхси фермер хуҗалыгы башлыгы Сергей Щекин һәм «МОЛКО» ҖЧҖ селекционеры Нина Мироненко лаек булды.
Фото: ветеринария берләшмәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев