Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай рәссамының картиналары Хәсән Туфан музей-йортында тәкъдим ителгән

Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музеенда Роза Саттарованың «Әйләнә-тирә дөнья хатын-кыз күзлегеннән» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.

Талантлы рәссамның картиналарын карарга музей советы әгъзалары, авыл активистлары җыелды. Музей директоры Тәгъзимә Низамова авторның иҗади юлы турында сөйләде, картиналар белән таныштырды.
Роза Саттарова кечкенәдән рәсем ясарга яраткан. Аны график башкарудагы портретлар җәлеп итә. Вакыт узу белән ул башка техниканы, жанрларны үзләштерә. Музейның күргәзмә диварында төрле пландагы эшләр урнаштырылган: портретлар, пейзажлар, натюрмортлар. Автор холста әйләнә-тирә дөньяны, туган як табигатен, аңа мөнәсәбәтен бик оста итеп чагылдыра. Тамашачылар картиналар белән теләп таныштылар һәм рәссамның эшләрен лаеклы бәяләделәр.
Хәсән Туфан музей-йортында Роза Саттарованың картиналар күргәзмәсе апрель башына кадәр дәвам итәчәк.
Фото: музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев