Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районының православие динен тотучылары Кызыл тауны бәйрәм иттеләр

Районы христианнары традицион йомырка шудыру бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Бу көнне изге Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсендә кеше аеруча күп иде.
Тантаналы гыйбадәттән соң, бала-чагалар чиркәү янындагы мәйданчыкны уратып алды, анда бәйрәмнең төп тамашасы – йомырка шудырту булды. Кызыл тауда катнашу өчен зур чират төзелде. Бәйрәм атрибутлары – өстәл, анда урнаштырылган агач сөзәклек. Пасха йомыркалары өстәлдән бүләкләргә таба тәгәрәде. Шулай итеп, һәр катнашучы үз бүләген отты. Балалар чын күңелдән сөенделәр. Олылар да рәхәтләнеп йомырка тәгәрәттеләр.
Православие йоласында бу бәйрәм Христос апостол Фома пәйда булуын искә төшерүгә багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев