Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районындагы “авыр” гаиләләргә балалар өчен җаваплылык турында искә төшерделәр

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары һәм социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар һәм гаиләләр белән эшләү буенча кызыксынган хезмәтләр вәкилләре районның торак пунктларына күчмә рейд үткәрделәр.

Комиссия ата-аналар азгын тормыш алып барган һәм балаларны тәрбияләмәгән гаиләләрнең йортлары ишек төбендә пәйда булгач, хуҗалар гадәттә аптырашта калалар. Алар бернәрсә дә яшерә дә алмыйлар, бу шулай түгел дип алдаша да алмыйлар, чөнки гаиләдәге хәл күз алдында була. Болай эшләү ваемсыз ата-аналарны комиссиягә чакыртып аңлатуга караганда, аларга күпкә яхшырак тәэсир итә.
Рейдта катнашучылар гражданнар белән профилактик әңгәмәләр һәм консультацияләр үткәрделәр. Алар гаилә тәрбиясенә кагылышлы гамәлдәге законнарны аңлаттылар, ата-ана бурычын үтәмәгән өчен җаваплылык һәм җәза чаралары турында искә төшерделәр.

Фото: опека һәм попечительлек бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев