Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районында халык бәйрәмнәрен тәрбия чарасы буларак кулланалар

Мюд мәдәният йорты хезмәткәрләре «Рябинка» балалар бакчасы коллективы белән берлектә «Карга боткасы» бәйрәмен үткәрделәр.

– Балаларны традицион фольклорга җәлеп итү – тәрбия чараларының берсе, – дип раслыйлар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары.
– Элек язны канат очларында каргалар китерә дияләр иде. Шуңа күрә, кар эреп, беренче күлләвекләр пәйда булгач, татар авылларында Карга боткасы бәйрәме оештырыла иде. Халык калкулык урында җыела һәм зур казанда ботка әзерләнә иде, – ди мәдәният учагы методисты Ольга Жукова.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күңел ачтылар, язны чакырдылар, уеннарда һәм бәйгеләрдә актив катнаштылар.
Бәйрәм азагында балалар казанда әзерләнгән ботка белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев