Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районында кыр эшләре бара

Район игенчеләре көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашламалар кертүгә керештеләр.

Игенчеләргә язгы кыр эшләрен киңрәк алып барырга мөмкинлек биреп, яз үзен ышанычлырак белдерә бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 28 мартка көзге культураларны тукландыру 965 гектар мәйданда үткәрелгән, план күрсәткече 14200 гектардан артык. 7500 гектардан артык биләгән күпьеллык үләннәр мәйданнарының 400 гектардан артыгы тукландырылган. «Чистай» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасы һәм «Волга Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре кыр кампаниясен көннән-көн киңрәк җәелдерә баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев