Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районы Советында май бәйрәмнәренең куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар

Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы ФСБ вәкиле һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.

Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Камил Гилманов алып барды.
Көн тәртибендә төп мәсьәлә – май бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм террорчылык актларын кисәтү, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау чаралары булды.
Утырышта район территориясендә урнашкан сәламәтлек саклау объектларының, кунакханәләрнең, шулай ук БДИ уздыру пунктларының террорчылыкка каршы якланганлыгын тәэмин итү, балаларның җәйге ялын оештыру, интернет челтәрен мониторинглау мәсьәләләре каралды.
– Районның барлык хезмәтләре объектларның сакланышын тагын бер кат тикшереп чыгарга тиеш. Инструктажларны ешрак үткәрергә, вазыйфаи затларның кизү торуын оештырырга кирәк. Массакүләм чаралар үткәрү көннәрендә контрольне көчәйтергә һәм гражданнарның иминлеге өчен җаваплы барлык хезмәтләр һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеген ныгытырга кирәк, – дип йомгаклады Камил Гилманов.
Ул кабул ителгән карарларның үтәлешен катгый контрольдә тоту кирәклегенә дә басым ясады.
Террорчылык актлары, гадәттән тыш хәлләр турында хокук саклау органнарына кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.
Ашыгыч хезмәтләр телефоннары: бердәм диспетчерлык хезмәте – 112, полиция – 02, 8 (84344) 2-72-06, ашыгыч ярдәм – 03, 103, газ хезмәте – 04, 8 (84344) 2-85-76, террорчылыкка каршы комиссия секретаре – 8(84344) 2-85-99.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев