Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районы мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм гыйбадәтләре узды

Бүген район мөселманнары изге Рамазан ае тәмамлангач уздырыла торган Ураза гаетен бәйрәм итәләр.

Ураза гаете (Ид әл-Фитр) мөселман бәйрәме, ул дин тотучыларга Рамазан аенда узган уразаның фатихасын сынап карарга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерүне гәүдәләндерә.

Йөзләгән дин тотучылар бүген иртәдән үк мәчетләргә гыйбадәт кылырга җыелдылар. Ай дәвамында мөселманнар ураза тоттылар, күмәк ифтарлар һәм таравих-намазлар үткәрделәр, изге Коръән укып, гөнаһлардан читләшеп, игелек кылып, якыннарына ярдәм, игелек эшләделәр, бергәләп догалар кылдылар.

Үзәк мәчет мәхәллә кешеләре белән тулды. Күп кенә иман китерүчеләр монда кояш чыгу алдыннан иртәнге намазга җыелдылар. Биредә вәгазь сөйләнде, бәйрәм намазы – Ид Әл-Фитр укылды.

Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазында район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. Ураза гаете гыйбадатен район мөхтәсибе имамы ярдәмчесе Шакир Сыраев алып барды.

– Бүгенге Ураза гаете бәйрәмендә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Камил Гилманов. – Изге Рамазан ае көннәрендә без догада булдык һәм бүген бу бәйрәмне махсус хәрби операциядә катнашып каршы алган якташларыбыз өчен дә дога кылабыз. Дога дөньяның барлык телләрендә дә бертөрле яңгырый, аның милләте юк, Аллаһы Тәгалә бөтен дөньяда тынычлык өчен барлык догаларны кабул итсен!

Үзәк мәчеттән бәйрәм гыйбадәтләре Аксубай районының "Сельская новь"/ Новости Аксубаевского района” ВК төркеменең туры эфирында трансляцияләнде. Эфир язмасын сылтама буенча карарага мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев