Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Җирле үзидарә көне уңаеннан хезмәттәшләренә бүләкләр тапшырды

Бүген район Советының утырышлар залында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Район башлыгы Камил Гилманов хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады.
Камил Камал улы билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә органнарына командада уңышлы хәл ителә торган күп эшләр йөкләнгән.
– Территорияләрне төзекләндерү һәм социаль-икътисади үстерү өлкәсендәге барлык программалар – сезнең җаваплылык зонасы. Сезгә авыр бурыч йөкләнгән – сез халык белән һәм халык өчен эшлисез. Район, бөтен республика кебек үк, берничә кризисны, пандемияне, мобилизацияне кичерде. Безнең алда тагын бер бурыч тора – чакырылыш, контракт хезмәте узу өлешендә эшне оештыру. Минемчә, җирле үзидарә активы тулы нәтиҗәлелек белән эшли – без сезнең белән бергә теләсә нинди дәрәҗәдәге катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итәчәкбез, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
Аннары иң-иңнәрне бүләкләү тантанасы булды. Район башлыгы билгеләп узганча, лаеклы бүләкләр тагын да күбрәк булырга тиеш – чөнки җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында лаеклылар аз түгел.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин бүләкләнде. Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтовка – ТР Рәисенең Рәхмәте, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайновага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде. Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбировның хезмәте ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. «Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамоталары белән район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең әйдәп баручы белгече Светлана Баландова, Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова, мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин, Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров бүләкләнделәр.
Мюд авыл җирлеге башлыгы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Бокаревага, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы урынбасары Марина Сидоровага, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Оксана Тимкинага «Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасына социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева лаек булды.
Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән Сөнчәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Егорова, инфраструктура үсеше бүлеге белгече Наталья Садовникова, Яңа Кармәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлгенә Хөсәенова бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев