Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай мәдәният йортында сувенирлар ясарга өйрәтәләр

«Горница-узорница» халык һөнәрләре остаханәсендә «Пасха йомыркасы» дигән осталык дәресе узды.

Балалар һәм өлкәннәр православие Пасха бәйрәменә зур мәхәббәт белән карыйлар. Ул кешеләргә шатлык китерә, җанны игелек белән тутыра. Пасха бәйрәменә бәйле халык традицияләре шактый күп. Аларның берсе – бөек тантана алдыннан йомыркалар пешерү, буяу һәм алар белән якыннарны, танышларны сыйлау.
Район мәдәният йорты остасы Резидә Гатина күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм “Нежность” КЦСОНда социаль хезмәтләр алучы бер төркем балалар белән бәйрәм сувениры – Пасха йомыркасы ясау буенча осталык дәресе үткәрде. Балалар һәм яшьләр эшкә бик теләп алындылар. Алар детальләрне кисеп булачак эшләнмәнең нигезенә ябыштырдылар, аны төсле бантиклар белән бизәделәр. Осталык дәресендә катнашучылар эшне бик теләп башкардылар. Үз кулларың белән сувенир ясау һәркем өчен кызык иде. Балалар үзләре эшләнгән әйберләрне якыннарына бүләк итәр өчен алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев