Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай йөзүчеләре «Брассист көне»ндә спорт разрядларын расладылар

Район командасы Әлмәттә узган йөзү буенча ачык беренчелек этабында лаеклы чыгыш ясады.

Ярышларда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 22 команда – 560 спортчы катнашты. Аксубайны тренер Геннадий Леонтьевның 18 тәрбияләнүчесе тәкъдим итте.
Беренче яшүсмерләр разряды нормативын – Никита Кадушкин, Екатерина Кудрявцева, Варвара Егорова; икенче яшүсмерләр разрядын Дмитрий Джоли үтәгән.
«Брассист көне»ндә катнашучыларның һәрберсе диярлек үз спорт разрядын раслады.
Безнең йөзүчеләр республика һәм Башкортостан җыелма командалары әгъзалары белән йөзүдә старт алдылар һәм нәтиҗәле чыгыш ясадылар. Финишка дүртенче булып килгән Алиса Безрукова иң яхшы биш йөзүче арасына керде. Дмитрий Джоли һәм Арина Зубарева – җиденче, Оксана Ашаева һәм Василина Поварницына – унынчы, Екатерина Кудряшова – унөченче, Никита Кадушкин – унҗиденче, Дмитрий Елисеев – унтугызынчы, Диана Кажукова – 36 йөзүче катнашкан йөзүдә ундүртенче нәтиҗә күрсәттеләр.
– Республика ярышларында без бу бурычны үтәдек дип саныйм, – дип билгеләп үтте команда тренеры. – Күпчелек йөзүчеләребез өчен бу мондый дәрәҗәле ярышларда катнашуның беренче тәҗрибәсе булды. – Алар үзләрен иң яхшы позицияләрдән күрсәттеләр һәм көчсез якларны анализларга һәм алга таба техниканы камилләштерү өстендә эшләргә ярдәм итәчәк чыгышлар тәҗрибәсен тупладылар.
Фото: спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев