Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай егетләре хәрби фәнне үзләштерергә киттеләр

Районда хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыю пунктына беренче озату булды.

Кораллы Көчләр сафларына чакырылучы Таһир Батдалов һәм Сергей Кириллинны Аксубайда күркәм традициягә әверелгән Хәрби Дан мемориалы янында хәер-фатихалар белән озаттылар. Бу мизгелләр егетләр хәтерендә озак сакланып калачак.
Таһир – Иске Ибрай, Сергей – Иляшкино авылыннан. Аларны озатырга якын кешеләре, район җитәкчелеге, ветераннар хәрәкәте вәкилләре килде. Тантаналы митинг узды. Район башлыгы Камил Гилманов егетләргә җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте.
– Практика күрсәткәнчә, хәрби фәнгә аеруча җитди караган солдатлар теләсә нинди катлаулы ситуацияләрдән имин чыгалар, – дип билгеләп үтте ул. – Сез әзерлек программасын бөтен нечкәлекләренә кадәр үзләштерәсез. Әти-әниләргә улларын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молостов шулай ук булачак сугышчыларны Кораллы Көчләрдә хезмәт иткәндә өйрәнү процессына һәм куркынычсызлык чараларына зур җаваплылык белән карарга чакырды.
– Лаеклы хезмәт итүегезне һәм бер елдан исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим, – диде ул.
Тантаналы митингта Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби хезмәт ветераннары берлеге ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре Виталий Маркин һәм Алексей Бобов катнашты.
Булачак Ватан сакчылары районнан бүләккә кул сәгатьләре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев