Аксубай биючеләре бәйге лауреатлары булдылар
«Югарыга хәрәкәт» Бөтенроссия күп жанрлы Кубогында балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре зур уңышларга ирештеләр.
Матвей Маклаков һәм Кира Пенькова «Халык-стильле биюе» номинациясендә «Свидание» биюе белән чыгыш ясап, беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Руфина Сафиуллина «Халык-сәхнә биюе» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды. Ул «Попрыгунья» биюен башкарды.
Бәйгедә катнашучыларны педагоглар Майя Макарова, Татьяна Кузьмичева, Елена Токарева әзерләде.
Фото: балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев