Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Аксу Агро» һәм «Волга Селект» АФда уҗымнарны тукландыруны тәмамладылар

Көзге иген басуларына минераль ашламалар кертү ахырына якынлаша.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча 10 апрельгә 12830 гектардан артык мәйданда көзге культуралар эшкәртелгән. Бу – әлеге культураларның гомуми мәйданының 90 процентын тәшкил итә. Кичә генә 1245 гектар көзге культуралар мәйданнарына ашлама кертелгән. «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФда һәм «Волга Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесендә уҗымнарны тукландыру тәмамланган. Бу эш «Актай» агросәнәгать комплексында – 89 процентка, «Аксу Агро» ҖЧҖдә 81 процентка үтәлгән.
Район буенча күпьеллык үләннәр 5300 гектардан артык мәйданда тукландырылган, бу план күләменең 71 процентын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев