Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

90 яшьлек тыл хезмәтчәне оныгының бүген ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычын үтәве белән горурлана

Нәҗия Хәмитшинаның балачагы сугыш елларына туры килгәнлектән бүген армия белән бәйле бөтен нәрсә аның өчен изге.

Наҗия искеибрайлылар Миншакир һәм Минсафа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Кызга сигез яшь булганда, 41 нче елның июнендә, Бөек Ватан сугышы башлана, әтисе фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый... Үзе дә бала гына булган кызчык сеңлесен көненә ике-өч тапкыр басуда эшләгән әнисе янына имезергә йөртә.
Яшүсмер чагында Наҗия әнисе белән кырда эшли башлый – үзеннән дә зур чалгы асып борчак, печән чаба. Ачлыктан киселгән яшүсмер кызлар өлкәннәр белән беррәттән эшлиләр.
Ветеран беренче сыйныфка укырга килгән көнен бүген дә яхшы хәтерли. Белемне бик тиз үзләштерә, яхшы укый, аеруча аңа арифметика һәм язу җиңел бирелә. Ләкин җиденче сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итә алмый, чөнки өс-башка кяргә кием булмый. Ә яшәр өчен, эшләргә кирәк була.
Авылдаш кызлары белән Наҗия урман әзерләүгә китә, Ил сугыштан соң җимереклектән күтәрелә һәм төзелеш материалларына мохтаҗлык зур була. Яшь Наҗия Чистай юлын төзү өчен таш чыгаруда да эшли.
1962 елда ул авылдашы Вәлиҗан Хәмитшинга кияүгә чыга. Ләкин яшь хатынның бәхете озакка бармый. Кызына – 9, улына биш яшь булганда, Наҗия тол кала. Балаларын ялгызы тәрбияләп үстерә. Гомере буе фермада савымчы булып эшли һәм лаеклы ялга терлекчелек тармагыннан китә.
Ана йөрәге улын югалту әчесен сабырлык белән кичерә.
Бүген Наҗия Миншакир кызының өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Ул үзен күркәм юбилее белән котларга килгән кунакларга – район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллинга һәм Мансур Минигуловка бер оныгының бүген, Ил өчен авыр вакытта, ир-атларга хас изге бурычны үтәвен – Ватан мәнфәгатьләрен яклауда торуын горурланып сөйләде. Хакимият вәкиле ветеранны җылы тәбрикләде һәм аңа район башлыгы Камил Гилманов исеменнән истәлекле бүләк һәм гөлләмә тапшырды. Юбиляр авыл җирлеге башлыгы кулыннан күчтәнәчләрне дә рәхмәт укып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев