Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики на татарском

Сынау уңышлы узды

Ольга Шугаева дзюдо буенча республика беренчелегендә җиңү яулады. Унөч яшькәчә малайлар һәм кызлар арасында ярышлар өч көн дәвам итте. Ольга 48 килограмм авырлык категориясендә беренче тапкыр көч сынашты. Һәм өч номинация буенча да - көрәш, гомуми физик әзерлек нормаларын тапшыру, Като техникасын күрсәтүдә югары нәтиҗәләргә иреште. Бергә-бер бил алышуда, өстәвенә...

Ольга Шугаева дзюдо буенча республика беренчелегендә җиңү яулады.

Унөч яшькәчә малайлар һәм кызлар арасында ярышлар өч көн дәвам итте. Ольга 48 килограмм авырлык категориясендә беренче тапкыр көч сынашты. Һәм өч номинация буенча да - көрәш, гомуми физик әзерлек нормаларын тапшыру, Като техникасын күрсәтүдә югары нәтиҗәләргә иреште. Бергә-бер бил алышуда, өстәвенә берсендә узган елгы республика чемпионкасы белән очрашты, барысыннан да өстен булуын күрсәтте.
-Дөресен генә әйткәндә, ярышлар минем өчен бик җиңел булды, - дип елмая Ольга, - әмма икенче урынны алган кызның көрәш техникасы күпкә аерылып торды.
Икенче этап - дзюдо - Като техникасын күрсәтү (биюне хәтерләткән үзара бәйләнешле хәрәкәтләрне, алымнарны дзюдочылар, һичшиксез, белергә тиеш). Монда хөкемдарлар төгәллеккә, алымнар техникасына бәя бирәләр. Катнашучыларның этикетны дөрес үтәүләре бәя бирүнең төп асылы.
Нәтиҗәдә Ольга Шугаева өч тапкыр беренче урынны яулады, медаль һәм Кубокка ия булды, шулай ук ул Татарстан җыелма командасы белән берлектә ПФОда катнашачак.
-ПФО дәрәҗәсендәге ярышларда нинди урынга өмет тотасың? - дип кызыксынам чемпионкадан.
-ПФОда өчлеккә эләгермен дип уйлыйм, әмма ул команда ярышларын үз эченә алганга, без команда белән беренчелекне яуларбыз дип уйлыйм!
Фото http://judort.org/pervenstvo-respubliki-tatarstan-po-dzyudo-sredi-yunoshej-i-devushek-do-13-let-fotoreportazh-chast-2/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев