Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Махсус хәрби операция зонасына Аксубай районыннан 28нче гуманитар ярдәм кәрванын алып барып тапшырдылар

Гуманитар ярдәм җыюга бөтен район һәм якташлар кушылды.

Бу юлы аны безнең алты якташыбыз – Александр Убейкин җитәкчелегендә Алексей Макаров, Роман Сулейманкин, Андрей Золин, Михаил Маклаков, Илшат Минсафин илтә барды.

Гуманитар ярдәм район халкы тарафыннан ашыгыч рәвештә җыелды, чөнки солдатлар ярдәмне алдан сорадылар һәм һәр үтенечне волонтер ир-атлар да, хатын-кызлар да үтәргә тырышты.

Узган атнаның чәршәмбе кичендә гуманитар ярдәм төялде, аны озатуда район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов рәислегендә район җитәкчелеге – җитәкче урынбасары Станислав Зайцев, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин беренче тапкыр гына катнашмый. Бу юлы да алар кәрван йөртүчеләрне хәерле юл теләп озаттылар.

Өч машинаны төяү өчен сәгать ярым вакыт китте. Фронтка мотоцикл, «Нива» автомобиле озатылды. МХО зонасында хәзер һава торышы юеш, дымлы. Сугышчыларга җылынырга һәм киемнәрен киптерергә кирәк. Волонтерлар якташларга генератор, (телефоннарын заряжать итү һәм махсус элемтә өчен), мунча миче, төзелеш материаллары, җылы әйберләр, һәрвакыт кирәкле булган окоп шәмнәре, шәхси посылкалар, яшеренү челтәрләре, туганнарыннан посылкалар алып бардылар. «Булат» БПЛА детекторы да, аңа шәхси хәбәр урнаштыру җайланмасы да алып бардылар.

Өч машина шыгрым тулды. Һәрвакыт солдатның кечкенә генә үтенече турында да онытмаган волонтерларга гаҗәпләнәм. Алар Донбасска кадәр юлның меңнәрчә чакрым булуын, ә ярдәм кәрваннарының анда атна саен бармавын аңлап эшлиләр.

Йөк төялеп беткәннән соң волонтер хатын-кызлар белән сөйләштем.

– Озатып җибәргәч, әлбәттә, юлда барысы да имин булсын дип догалар укыйбыз. Күпмедер вакытка бездә бушлык була, гуманитар йөк илтүчеләр әйләнеп кайткач – яңа бурычлар һәм яңа үтенечләр барлыкка килә, тагын эшкә тотынабыз, – ди волонтер Людмила Данилова.

Волонтерлык пунктында кәрван йөртүчеләрне озатканда, аларга тамак ялгап алу өчен салынган тартманы Валентина Маклакова әниләргә хас кайгыртучанлык белән җыйды. Волонтерлар белән юлга беренче тапкыр аның кече улы Алексей да җыенды, ә өлкән улы Михаил махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән.

– Шушы көннәрдә олысына 35 яшь тула. Энесе абыйсын һәрбарчабыз исеменнән котларга бара, – диде Валентина Алексеевна. – Барлык әниләр кебек үк, дога кылабыз, Җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез!

МХОга әниләрдән посылкалар аерым җылылык, кайгырту һәм фатиха белән җибәрелә. Волонтерлар һәлак булган егетләрнең әниләренең уллары белән бергә сугышкан солдатларга гуманитар ярдәм китереп тапшырулары турында күз яшьләре белән сөйлиләр.

Күптән түгел һәлак булган «Егор» позывнойлы якташыбызның әнисе Надежда Егорова да сугышчыларга гуманитар ярдәм җыеп җибәрде. Бу «Бәхетле солдатка» дип язылган посылканы кәрван йөртүчеләр МХОда «Дед» позывнойлы яклаучыга тапшырганнар. Солдатның күңеле йомшарган, чөнки аның МХО башланганнан бирле бер генә тапкыр да исемле посылка алганы булмаган.

Анда абыйлы-энеле Маклаковлар да очрашканнар – кыска гына очрашу вакытында барысы турында да – өйдәге хәлләр, хезмәт һәм абыйсына гына ышанырга мөмкин булуы турында сөйләшкәннәр.

Гуманитар кәрванны йөртүчеләр тагын бер миссия башкарганнар – алар янә Алчевскка кергәннәр, анда Геройлар аллеясында «Призрак» отрядының бер сугышчысы – аксубайлы Владимир Тимочин җирләнгән. Украинада хәрби хәрәкәтләрнең беренче көннәреннән ул ДНРга сугышырга китә. «Восток» батальонында сапер була. Соңрак ЛХРны яклый, анда «Призрак» бригадасының инженер взводы командиры һәм ЛХР Халык милициясенең аерым отрядының инженер хезмәте җитәкчесе урынбасары була.

Аның белән фаҗига 9 гыйнварда Луганскта килеп чыга – ул үзе яшәгән йорт подъезды янында снайпер пулясыннан һәлак була.

Волонтерлар аны хөрмәт белән искә алганнар, герой-якташ истәлегенә чәчәкләр салганнар һәм кабергә кече ватаныннан алып килгән изге су бөркегәннәр.

–Гуманитар кәрван 2400 километрдан артык юл узды. Луганск, Донецк, Херсон өлкәләрендә булдык. Вакытны янга калдыру һәм күбрәк бурычларны үтәү өчен, без ике төркемгә бүлендек. Кайбер егетләр белән шәхсән күрештек, кемгәдер посылкалар һәм барлык заказларны хезмәттәшләре аша тапшырдык. Дистәләгән посылка тапшырдык, якташ яклаучылар белән очраштык, – дип сөйләде гуманитар йөк кәрваны җитәкчесе Александр Убейкин. – Егетләрдән ярдәм һәм теләктәшлек өчен рәхмәт сүзләре, сәламнәр алып кайттык.

Алар Донецк, Луганск халык республикалары территориясендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәүче бүлекчәләргә ярдәм иткән һәм аларның рухын күтәргән өчен районның барлык волонтерларына адресланган Рәхмәт хатын алып кайттылар.

Гуманитар йөк кәрваны үз миссиясен үтәде. Гуманитар ярдәм алып баручылар сугышчы егетләрдән яхшы хәбәрләр һәм киләсе сәфәргә яңа бурычлар белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев