Кичә монда сугыш булган: Ильинский монастыре аксубайлылардан гуманитар ярдәм кабул итте
Аксубай районыннан волонтерлар төркеме Луганск өлкәсендә урнашкан Ильинский ирләр монастырена барды.
Бомбага тотуны кичергән монастырь исән калган, әмма хуҗалык корылмалары җимерелгән.
Һөҗүм вакытында Варваровка халкы һәм Рубежное шәһәреннән качкыннар өчен Ильинский ирләр монастыре күп тапкырлар яшеренү урынына әверелә.
Бүген монастырьда дин әһелләре хезмәт итә һәм алар, авырлыкларга карамастан, гыйбадәт йортын саклап калырга тырышалар. Ул кәҗәләр асралган, яшелчәләр үстерелгән ярдәмче хуҗалык, җир кишәрлеге аркасында яши.
Аксубай районы халкы, Аксубай бистәсенең Феодосий Тотемский чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев фатихасы белән монастырь өчен гуманитар ярдәм җыйды. Гуманитар ярдәм җыюда, үзенең уку хуҗалыгыннан яшелчәләр тәкъдим итеп, Аксубай универсаль технологияләр техникумы катнашты.
Аксубай волонтерлары Алексей Макаров, Роман Сулейманкин һәм Александр Убейкин аны Луганск өлкәсенә алып бардылар. Александр атакай монастырьга чиркәү шәмнәре, лампада мае һәм кадил өчен күмер тапшырды.
Монастырь башлыгы Нектарий атакай, волонтерларны җылы каршы алган, монастырьның ничек яшәвен күрсәткән. Гыйбадәтханәнең утка тоту һәм талаулар чорын ничек кичерүе турында сөйләгән. Сугыш хәрәкәтләре барган территориядән тыныч халыкны ничек алып чыгулары турындагы вакыйгалар, шул исәптән монастырь автобусы ярдәмендә (хәзер ул атыш аркасында бик нык зыян күргән), һәм хуҗалыкны торгызу буенча агымдагы планнар белән уртаклашкан. Бүген монастырь аякка басып килә дияргә була. Биредә көнкүрешне һәм хуҗалыкны яңадан көйли башлаганнар – кәҗәләр баш санын арттырырга һәм сыр җитештерә башларга ниятлиләр. Монастырь гаиләсен тәэмин итү һәм даими әйләнеп кайтучы һәм азат ителгән территорияләрдә яши башлаган мәхәллә кешеләренә ярдәм итү өчен.
Илдә тынычлык урнашуын сорап һәм монастырьга ярдәм итүче һәркем өчен догалар кылалар. Үз бакчаларында үстерелгән яшелчәләр, азык-төлек, кием-салым белән бүлешкән аксубайлылар өчен дә дога кылачаклар.
Волонтерлар монастырьга, район халкы тарафыннан җыелган балалар киемнәре дә тапшырганнар – аларны мәхәллә кешеләренә өләшәчәкләр. Һәм монастырь башлыгыннан күп милләтле Аксубай районы халкы адресына зур рәхмәт белән кайттылар.
– Нектарий атакай белән очрашкач һәм монастырьда булгач, күңелдә дә, йөрәктә дә шундый рәхәт иде, хәтта төн кунарга да калмадык, янәдән кайтыр юлга кузгалдык, – дип уртаклашты волонтер төркеме башлыгы Александр Убейкин. – Азат ителгән территорияләрнең арта баруы сөендерә. Монастырь янәшәсендә – гамәлдәге мәктәп бинасы, укучылар акрынлап янә парта артына утыралар, янәшәдә тормыш җайга салына. Бары тик җимерелгән йортлар һәм монастырь корылмалары гына, кичә монда сугыш булганы турында искә төшереп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев