Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үлемсез полк

Лейтенант Николаевның гвардия взводы Неманны беренче булып кичә

Михаил Николаев Витебск өлкәсендәге немец оборонасын өзгәннән соң ук, взвод белән командалык итәргә керешә.

Взвод иң куркыныч участокта – Витебск өлкәсенең Дубровинский районы Слепни авылы янында дошманга каршы көрәшә. Сугышлар рәхимсез, канкойгыч була.

Дошман чигенгәндә үзеннән соң Белорус авыллары урынында хәрабәләр генә калдыра. Николаевның взводы, дошманны Көнбатышка таба куып, беренче булып һөҗүмгә ташлана. Аның сугышчылары өч тапкыр һөҗүмгә күтәреләләр, 30 гитлерчыны юк итәләр. Взвод командиры унике фашистны шәхсән үзе юк итә. Кул астындагы дүрт сугышчыны югалта.

Рота командиры яралангач, якташыбыз командование үз өстенә ала. Ләкин үзе дә бу сугышта яралана.

Госпитальдә дәваланганнан соң, лейтенант үз ротасын взвод командиры булып кайта.

Неманны кичү өчен барган сугышларда Михаил Николаев тагын бер кат батырлык һәм кыюлык күрсәтә. Алты тапкыр взводны һөҗүмгә күтәрә, пулемет расчетлары ышыгында безнең частьларга кичүне тәэмин итә. Николаевның сугышчылары, чираттагы һөҗүмгә әзерләнеп, бер тәүлек йокламыйлар, шул ук вакытта дошманны эзәрлеклиләр. Взвод командиры шәхсән үзе уналты гитлерчыны юк итә. Әмма алда елга була – аны сикереп чыгып булмый. Взвод ярга килеп җитүгә үк, Неманны кичәргә, дигән боерык бирелә.

1944 елның 13 июленә каршы төн җылы һәм караңгы була. Ләкин сугышта караңгылык һәм тынлык алдаучан. Взвод командиры лейтенант Николаев бик сак эш итә: башта разведка җибәрергә була. Елганы йөзеп чыгарга карар итәләр. Яктыра башлый. Су өстеннән томан күтәрелә. Күз күреме начар булу сәбәпле, бер-берсен югалтмас өчен, бергәрәк тупланалар. Неман киң булмаса, 70-80 метр гына булса да, агым бик көчле була, су фаразланган урнашу урыныннан күпкә ераккарак алып китә. Шулай да Николаевның сугышчылары елганың көнбатыш ярына чыгып, дошманны эзәрлекләүне дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев