Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Гаскәрләрне алга җибәрү өчен төтен пәрдәсен тәэмин итә

Бөек Ватан сугышы башланганнан алып 80 елга якын вакыт узды, ә халык хәтерендә ул тере яра булып саклана.

Сергей Уланов фронтта батырларча сугышкан һәм Җиңү белән кайткан авылдашының язмышы турында бәян итте.

Шатрин Иван Федорович 1899 елның 17 мартында Яңа Үзи авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Гражданнар сугышы барганда аңа 20 яшь була. Ике ел көрәшә, сугыштан соң өйләнә, гаиләдә алты бала туа. Элеккеге солдат Беловка авыл советында секретарь, рәис булып эшли. Күмәкләштерү елларында Котыш волостенда, соңрак Аксубай район хакимиятендә хезмәт куя.

Бертуганы Егор Федорович «Красное Знамя» колхозы (Беловка) рәисе була. Икенче бертуганы Алексей хәрби училищены тәмамлаганнан соң Кызыл Армия сафларында хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, өч бертуган да Ватанны саклауга басалар.

1942 елның гыйнварында Егор Федорович фронтта хәбәрсез югала. Өлкән лейтенант Алексей Шатрин Сталинград янында һәлак була. Иван Шатрин фронтка 1941 елның 20 августында Аксубай район хәрби комиссариаты тарафыннан алына. Ул 336 нчы Житомир укчылар дивизиясенең 424 нче аерым химик саклау ротасы составында көрәшә. Үзәк, Брянск һәм 1 нче Украина фронтларында хәрби бәрелешләрдә катнаша.

Үзенең сугышчан батырлыклары өчен Иван Федорович «Сугышчан казанышлар өчен», «Мәскәү оборонасы өчен», « 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен» медальләре, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Бер бүләкләү кәгазендә болай язылган:

“Брень-Осуховски авылы янында дошман оборонасын өзгәндә иптәш Шатрин төтен чыгаручы буларак, төтен пәрдәсе куеп, дошман уты астында безнең пехотаның аз югалтулар белән алга баруын тәэмин итә. Иптәш Шатрин шулай ук Вигорцеле авылы янындагы сугышларда камалыштан чыгучы немецларны әсирлеккә алган вакытта аерылып тора. Әсирлеккә бирелергә, дигән тәкъдимгә немецлар төркеме каршылык күрсәтә. Иптәш Шатрин бер фашистны юк итә, ә берсен әсирлеккә төшерә. Төтен чыгаручы буларак, Одер елгасы аша кичү вакытында сигез сәгать буена төтен яудырып, ул безнең гаскәрләрнең һәм техниканың кичү аша өзлексез хәрәкәтен тәэмин итә. Иптәш Шатрин үрнәк, тәртипле кызылармияче. Рота парторгы буларак, хәрби бурычларны һәм командирлар боерыкларын үтәү буенча һәрвакыт беренче сафларда була. Сугышчыларны һәрчак дәртләндереп, аларга батырлык һәм тапкырлык үрнәге күрсәтә. Иптәш Шатрин хөкүмәт бүләге –«Кызыл йолдыз» орденына лаек.

424 нче ОРХЗ командиры өлкән лейтенанты /Кучинский/ 17.02.1945 ел.”

Сугыштан соң Иван Федорович Шатрин озак еллар Аксубай районы хакимиятендә төрле вазыйфаларда эшли.

Ветеран 1963 елда вафт була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев