Бөек Ватан сугышында катнашкан Минзакир Моратшин 2010 елның маенда берьюлы ике юбилейны бәйрәм итә
Бу Бөек Җиңү һәм Икенче Бөтендөнья сугышы каһарманының 95 яшльек юбилейлары була.
Бүгенге көн югарылыгыннан чыгып фикер йөрткәндә, ветеранны районның тулы хокуклы легендасы дип атарга мөмкин.
Минзакир Хәсән улы Финляндия, Япония белән хәрби каршылыкларда катнаша, 1 нче Ленинград фронты составында Советлар Союзының Төньяк башкаласын саклый. Ветеран искә төшереп сөйләгәнчә, канлы сугышларның берсендә алар полк улы, яшүсмер белән дошманның ике йөздән артык солдатын пулеметтан корып юк итәләр. Ул сугыштан соң безнең солдатларның бик азы гына исән кала. Ә калган сугышчылар үтерелгән немец солдатларының кулларыннан салдырып алып җыелган ике тулы каска сәгатьне командирларына алып киләләр. Ләкин Минзакир аларны алудан баш тарта. Минзакирны бүләккә – Герой йолдызына тәкъдим итәргә вәгъдә иткән лейтенант чираттагы сугышта һәлак була, һәм бүләк турында оныталар. Мондый хәл сугышта еш була һәм Минзакир да бу уңайдан әллә ни борчылмый.
Блокаданы өзгәннән соң, ул сугышчан юл белән Польшаны, Чехословакияне, Австрияне, Венгрияне, Румынияне йөреп чыга.
Сугышчы Җиңү салютын Берлиннан 90 чакрым ераклыкта ишетә. Ләкин Минзакир Моратшин өчен хәрби хезмәт моның белән генә тәмамланмый. Өенә хәрби офицер 1947 нче елда гына кайта. Берничә ел Вахитов исемендәге колхозны, аннары җирле хакимият органын җитәкли. Үзен тулысынча хезмәткә багышлый – илнең сугыштан соңгы җимеректән нинди авырлык белән күтәрелгәнен күрә һәм аның икътисадын торгызуга үз өлешен мөмкин кадәр күбрәк кертергә тырыша. Ул чорның күпчелек җитәкчеләре кебек, башкалардан яхшырак яшәргә мораль хокукым юк, дип саный.
Хәтта лаеклы ялга чыккач та ветеран кул кушырып утырмый. Озак вакытлар терлекчелек фермасы белән җитәкчелек итә, сәламәтлеге сиздертә башлагач кына эшен калдырырга мәҗбүр була.
Әмма өлкән яшьтә дә Минзакир Моратшин туган авылының иҗтимагый тормышыннан читтә калмый. Иске Кыязлы авылы картлары аны бүген дә шулай хәтерли. Ул алар өчен бүген дә юнәлеш бирүче булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев