Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үлемсез полк

Бөек Ватан сугышына кадәр Данил Моисеев вакытлы хезмәт үтәргә өлгерә

1941 елның гыйнварында кече лейтенант званиесендә демобилизацияләнгән сугышчы туган авылы Емелькинога кайта.

Ә инде 23 июньдә, сугышның икенче көнендә, хәрби комиссариатка чакыру ала.

Дивизия формалашкан Бөгелмәдә, яңа алынучыларны сугыш алып бару тактикасына өйрәтә башлый.

1941 елның декабрендә, безнең гаскәрләрнең контрһөҗүме башлангач, Данил Моисеев танк туплары белән көчәйтелгән взвод командиры сыйфатында Мәскәүне дошман һөҗүменнән саклый.

Рәхимсез сугышлар көн-төн бара. Ниһаять, дошман, басымны күтәрә алмыйча, башкаладан чигенә.

Безнең якташ үзенең взводы белән Солнечногорск, Волоколамск һәм Мәскәүгә якын башка шәһәрләрне азат итә. Ул командалык иткән взвод фашистларны башкаладан 150 километр ераклыкка куа. Ә башкала өчен көрәш башында дошман аннан нибары 18 километр ераклыкта гына булган!

Немецлар артка чигенгәндә торак пунктлардан мичләр һәм торбалар гына кала. Дошманны куган безнең частьларга ял итеп алыр өчен урын булмый. 30-40 градус салкыннар тора. Кыска гына ял вакытында алар, дошман төтенне күрмәсен өчен, бары тик урман эчендә генә зур булмаган учаклар ягып җылына алганнар.

... Ивановка авылы өчен төнге бәрелешләрдә, немецлар ягыннан кинәт очып килгән мина командирдан өч метр ераклыкта гына шартлый. Сугышчының бите пешә һәм ул аңын югалтып кар өстенә егыла.

Командир мичсез һәм идәнсез авыл мунчасында суыктан аңына килә.

Данил Моисеев Казан госпиталендә җиде ай дәвалана.

Командование аның сугышчан казанышларын югары бәяли. Якташыбыз Кызыл Йолдыз орденына лаек була.

1942 елның ноябрендә Данил Александрович өенә, туган авылына кайта. Биш ел дәвамында, 1947 елга кадәр, «Малалла» («Вперед») колхозын җитәкли.

Бөтен җирдә җимереклек, атлар җитми, барысын да диярлек үгезләр һәм хәтта сыерлар җигеп ташыйлар, ә чәчү һәм уып-җыю эшләрен кулдан башкаралар. Әмма авыл кешеләре иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бердәм һәм тырыш хезмәт куялар. Фронт белән тыл бердәм була. Барысы да Җиңүне көтә һәм ышана. Һәм бервакыт бу көн җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев