Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Үлемсез полк

Берлин урамнарында сугышчан иптәшләренә сугыш кирәк-яраклары ташый

Бөек Ватан сугышына кадәр Сергей Никитин Беренче Бөтендөнья сугышында һәм Финляндия белән сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга өлгерә

Соңгы сугыш сәбәбе булып фин ягының Ленинградтан 32 чакрым ераклыкта гына узган чикне чигерүдән баш тартуы хезмәт итә, бу чикләрне саклау максатыннан кирәк була.

Сугышка Майнильск инциденты сәбәп була. 1939 елның 26 ноябрендә 15.45 сәгатьтә фин артиллериясе Майнила районында совет гаскәрләре позицияләре буенча җиде снаряд җибәрә. Шул ук көнне Финляндия СССР белән сугыш игълан итә.

Сергей Никитин күрше дәүләт белән хәрби бәрелешләр башлануның беренче көннәрендә үк күп кенә аксубайлылар арасында мобилизацияләнә.

Сугыш башында ук өстенлек СССР ягында була. Советлар командованиесе Финляндия белән чиктә 21 укчылар дивизиясен, танк корпусын һәм өч аерым танк бригадасын туплый.

1939 елның ноябрь ахырында озак вакытлы артиллерия әзерлекләреннән соң совет гаскәрләре Финляндия белән чикне узып, Баренец диңгезеннән алып Фин култыгына кадәр фронтта һөҗүм башлыйлар. 10-13 көн эчендә алар аерым юнәлешләрдә оператив киртәләр зонасын узалар һәм «Маннергейм линиясе»нең төп полосасына чыгалар. Бу шартларда Финляндия совет хөкүмәтенә тынычлык турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Бу сугыш тарихыннан билгеле булганча, 1940 елның 13 мартында сугыш хәрәкәтләре туктатыла. Карелия муентыгындагы чик килешүе нигезендә чик Ленинградтан 120-130 чакрымга чигерелә. Язмыш туган авылы Емелькинода хатыны Софья һәм өч кечкенә улы түземсезлек белән көткән тыйнак авыл кешесенең гомерен саклап кала.

Әмма тыныч тормыш озакка бармый. Икенче Бөтендөнья сугышының беренче көннәреннән үк Сергей Никитин Биләр хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алына.

Якташыбыз 1 нче Белоруссия фронты 265 Выборг дивизиясе 450 укчылар полкы составында данлы сугыш юлы уза, Берлинга кадәр барып җитә. 1942 елда авыр яралана. Госпитальдә озак вакыт дәваланганнан соң кире сафка кайта.

Җиде медаль белән бүләкләнә. Бигрәк тә «Батырлык өчен», «Ленинград оборонасы өчен», «Сугышчан батырлыклар өчен», «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен», «Варшаваны азат иткән өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре фронтовик өчен бик кадерле була.
Аның батырлыгы тарихыннан берничә юл:

1 нче Белоруссия фронты 265 Выборг дивизиясе 450 укчылар полкының 1945 елның 9 апрелендәге 06-Н номерлы боерыгы: «Сугышчан батырлыклар өчен» медале белән йөк ташучы транспорт ротасы кызыл армиячесе Никитин Сергей Николаевич 1945 елның 16 февраленнән 5 мартына кадәр гамәлдәге полкның һөҗүм итүче бүлекчәләренә сугыш кирәк-яраклары ташып торганы өчен бүләкләнә».

1 нче Белоруссия фронты 265 Выборг дивизиясе 450 укчылар полкының 1945 елның 30 июнендәге 018-Н номерлы боерыгы: «Батырлык өчен медале» белән йөк ташучы транспорт ротасы кызыл армиячесе Никитин Сергей Николаевич, Берлин шәһәрендәге урам сугышларында катнашып, һөҗүм итүче бүлекчәләрнең алгы сызыгына дүрт тапкыр сугыш кирәк-яраклары китергәне өчен бүләкләнә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев