Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Творчество наших авторов

Аксубай районы дәүләт автоинспекциясе автоледиларны Хатын-кызлар көне белән котлады

Дәүләт автоинспекторлары Артем Степанов һәм Алмаз Гатауллин игелекле миссия башкардылар.

Бүген алар Аксубай урамнарында хатын-кызлар йөрткән машиналарны туктаттылар. Ә документларны тикшерү урынына автоледига чәчәкләр бүләк иттеләр.

–Юл хәрәкәтендә катнашучы нинди генә статуста булмасын, авариясез хәрәкәт итү өчен юлда куркынычсызлыкны катгый сакларга тиеш, – дип билгеләп үтте Дәүләт автоинпекторы Артем Степанов. – Йөртүче хатын-кыз, еш кына әни дә булганлыктан, машинада утыртып йөртелгән балалар өчен зур җаваплылыкны үз өстенә ала. Шуңа күрә аларга мондый мөһим пассажирларны йөртү кагыйдәләрен үтәргә һәм, барыннан да элек, алар өчен һәрнәрсәдә үрнәк булырга кирәк.

Автоледиларга чәчәкләр тапшырганда, хокук сакчылары аларга язгы кәеф, авариясез юллар теләделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.

Татьяна Мартынова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев