Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Центральные новости

Татарстан Милли музееның мультимедиа-гиды булачак

«Тарихи-мәдәни мирас» экспозициясе буенча гидтан мобиль кушымтаны күчереп алганнан соң файдаланырга мөмкин.

Татарстан Милли музее ТР Мәдәният министрлыгының Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты тарафыннан үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча мультимедиа-гидка ия булачак. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Мәдәният» илкүләм проекты буенча иҗтимагый тыңлауларда шул хакта хәбәр итте.

«Экспозиция һәм күргәзмә проектлары буенча мультимедиа-гид булдыру күздә тотыла. Алар белән танышкан вакытта, чынбарлык белән баетылган технологиядән файдаланып, әсәрләр турында мәгълүмат алып булачак. Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты тарафыннан үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча «Тарихи-мәдәни мирас» экспозициясе белән ТР Милли музее хуплау тапты», - диде Ирада Әюпова.

Гидтан мобиль кушымтаны смартфонга күчереп алганнан соң файдаланырга мөмкин.

ТР Милли музееның мультимедиа-гиды «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» ярдәмче проекты кысаларында булдырылачак. 2024 елга кадәр республикада тагын шундый 35 гид барлыкка килергә тиеш.

erid: 2Vtzqw6pLty

Мәдәният» илкүләм проекты Татарстанда «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» федераль проектлары белән тәкъдим ителгән. Республикада илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуына «Бердәм Россия» партиясенең контроль төркеме күзәтчелек итә.

Фото: Ильнар Тухбатов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/30/190664/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев