Ут төрттең икән – штраф түлә
Республикада һәм районда аерым янгынга каршы режим игълан ителүгә карамастан, халык чүп-чар, камыл, коры-сары яндыруны дәвам итә.
Штраф санкцияләре дә куркытмый хәтта. Мисалга, үткән җомга көнне Сөнчәле авыл җирлеге өстендәге төтен моңа дәлил булды. Шунысы борчуга сала, халык янгын иминлеге кагыйдәләренә кул селти.
Янгын сүндерү экипажы Октябрь поселогыннан янгын сүндереп...