Урманчылар хезмәтен бәяләделәр
Урман хезмәткәрләре үткән шимбәдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
«Аксубай лесничествосы» ГКУ һәм «Аксубайлес» ГБУ коллективлары үзләренең чираттагы һөнәри бәйрәмнәренә Чабаксар лесничествосы аланына җыелдылар.
Урман хезмәткәрләре көне «алтын көзгә» очраклы гына туры килмидер, мөгаен. Табигать үзенең сихрилеге белән таң калдыра. Җиңелчә генә җилдә тибрәлеп, акрын гына җиргә төшкән яшел, кызыл,...