Проблемалар булмады
Бу кышны Интернационал поселогында яшәүчеләр Юл хезмәткәрләре ярдәме белән юлсызлык бәласен сизмәделәр дә.
Алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Аксубай-Нурлат трассасына чыгып, теләгән җирләренә бару мөмкинлегенә ия булдылар.
Бүген дә «Татавтодор» ААҖ филиалының махсус техникасы трассаны кардан чистартканда поселок ягына кереп чыгарга да онытмыйлар.