Күп төр ярышлар үтте
Күптән түгел яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында шахмат-шашка төрләре буенча район ярышлары үтте.
Быел турнирда 9 гомумбелем бирү учреждениесеннән шахмат һәм шашка яратучы 57 укучы катнашты.
1-4 сыйныфта укучы 14 малай арасында, узган елдагы кебек Аксубай лицееннан Алеша Иванов иң яхшы уенчы булды, 3 нче Аксубай урта мәктәбендә...