Күп эшләр башкардык
Авыл кешеләре яратып һәм көтеп алган Сабантуй бәйрәме алдыннан без район башлыгы Камил Гилманов белән очраштык.
Сүз авыл хуҗалыгы формированиеләренең уңышлары, районның икътисадый казанышлары һәм киләчәккә бурычлар турында барды.
-Камил Камалович, Сабантуй бәйрәме-ул язгы кыр эшләренә һәм терлекләрне кышлату чорына йомгак ясау вакыты. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре быел йөкләнгән бурычларны...