Компьютерчы булдык
Укырга беркайчан да соң түгел. «Кыйтайга барып булса да белем алыгыз» дигән пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә.
Республикабызда бара торган «компьютер грамоталылыгы» акциясе буенча Яңа Ибрай авыл мәктәбендә узган курслар тәмамланды.
Унбиш пенсионердан торган группабызда барыбыз да уку программасын уңышлы төгәлләп, кулларыбызга «Сертификат» лар алдык.
Компьютер белән эшләргә өйрәнүче олы яшьтәге...