Ветеран балалар янында кунакта
«Хыял» социаль приютында Бөек Ватан сугышы ветераны Мөдәрис Шакиров белән очрашу булды.
Приютта тәрбияләнүчеләр ветеран алдында сугыш чоры җырларыннан торган әдәби-музыкаль постановка белән чыгыш ясадылар. Очрашуга шулай ук район ДОСААФ рәисе Петр Волков та чакырылды. Ул чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, истәлекле бүләкләр тапшырды.